Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә балалар һәм әти-әниләр сәламәтлек дистанциясе узды

Бүген Әлмәттә музыкаль ярыммарафон уза.

 Спорт бәйрәме кысаларында балалар йөгереше дә узды. Стартка 500дән артык бала чыкты, аларга ата-аналар да кушылды. Оештыручылар бәяләвенчә, 1600 метр араны 6500гә якын катнашучы йөгергән.

Яшь спортчылар чарада яшел беләзекләр дә алды, алар бүләк алу хокукы бирә. Аларны иртәгә, 13 сентябрьдә, Нефтьчеләр мәйданында махсус палаткаларда өләшәчәкләр. Икенче беләзекне, экологик акциядә катнашып, сайлау участокларында икедән артык кулланылган батарея тапшырып алырга мөмкин. Шулай итеп, оештыручылар сәламәт яшәү рәвешенә тартылучыларны һәм экологияне саклаучыларны бүләкләргә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса