Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Спортка чикләр юк

Узган шимбәдә Әлмәттә Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.

Спортчылар бу көнне үзләренчә уздыра – шөгыльләр белән. Әлмәттә исә икенче ел рәттән чаралар «Мин спортны сайлыйм» фестивале кысаларында уза. Пандемия нәтиҗәсендә бу көн элекке кебек массакүләм чаралар белән түгел һәм санитар нормаларны үтәп үткәрелде. Дүрт мәйданчыкта футбол уйнадылар, берсендә пляж футболы буенча ярышлар узды.

Шәһәр стадионы территориясендә спортчылар панна - урам футболы да уйнады. Биредә 2 генә кеше катнаша, алар бер-берсенә каршы уйный. Тагын ике мәйданчыкта командалар көч сынашты.

Икенче ноктада әлмәтлеләр ГТО нормативларын тапшырды. Биредә 6 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр үзләрен тикшерә алды. Уңышка ирешүчеләргә медаль тапшырдылар. ГТО билгесе алу өчен исә калган күнегүләрне дә үтәргә кирәк булачак. Физкультурачылар көнендә 36 кеше нормативлар тапшырды. 18 е алтын, 8 е көмеш, 6 сы бронза алды, 4 есе грамотага ия булды.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов спорт мастерлыгына кандидатлыкка билгеләр дә тапшырды. Район башлыгы Тимур Нагуманов физкультура өлкәсе хезмәткәрләрен грамоталар белән бүләкләде.

Спорт бәйрәмендә 1 августта узган «Спорт-дозор» интеллектуаль-спорт уенында җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды. Иң яхшылар скейтборд, велосипед һәм электросамокат алды. Алар иң көчлеләр дә булдылар, табышмакларны да барысыннан да тизрәк чиштеләр.

- Табышмакларны чишү авыр иде. Әмма уен ошады, хисләр ташып торды. Дөрес әйттеләр, ул да триатлон кебек узды. Без йөгереп, велосипедларда йөреп кенә калмадык, яңгырда «йөздек» тә. Әмма бу гына уенның ямен бозмады, - ди «Спорт-дозор» уены җиңүчесе Ирина Кульчеева.

«Мин спортны сайлыйм» фестивален «Яшел фитнес» күнегүләре белән төгәлләделәр, анда теләүчеләр өчен «Функциональ тренинг» үткәрелде.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса