27 февральдән алып 1 мартка кадәр Саранск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары узды.

Анда катнашкан Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Сергей Надежин 1997-1999 елгы яшьләр арасында 97 кг авырлык категориясендә көндәшләрен узып, алтын медаль яулады.
Спортчы тренеры Эдуард Гаджиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.