Әлмәт спортчысы, спорт мастеры Рафаэль Хәйретдинов Румыниянең Констанца шәһәрендә узган кул көрәше буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.

Рафаэль дөньяның 38 паралимпиячесе арасында мактаулы 2 нче урын алды. Сәфәр Ренат Мамин җитәкчелегендәге “Татнефть” Хәйрия фонды һәм Мария Гайнетдинова ярдәме белән оештырылды.