Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре Мамадыштан җиңү белән кайтты

27 – 29 февраль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә көрәш буенча 2004-2005, 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышлары узды. Анда республиканың 580 көрәшчесе көч сынашты.

Әлеге ярышларда  Әлмәт шәһәре җыелма командасы составында Олимпия резервы мәктәбенең  көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 10  спортчы катнашты.

Нәтиҗәләр буенча 2004-2005 елларда туган яшүсмерләр арасында әлмәтлеләр  беренче команда урынына һәм 2006-2007 елларда туган  яшүсмерләр арасында бишенче урынга лаек булдылар.

Шәхси нәтиҗәләр буенча 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Роман Спиридонов, 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Чыңгыз Агаларов һәм Абдубашир Додов өченче урын иясе булдылар.

Спортчылар  Олимпия резервы спор мәктәбендә тренерлары Ф. Минһаҗев Фәнил һәм Р. Галиев  җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса