Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөтенроссия ярышларыннан җиңү белән

22-30 сентябрь көннәрендә Горно-Алтайск шәһәрендә безнең акробатлар "Жемчужина Алтая" спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышларында катнаштылар.

Ярышларда Тау-Алтай, Томск, Красноярск, Пермь, Уфа, Березовский (Свердловск өлкәсе), Новосибирск, Әлмәт, Казаннан 200 гә якын спортчы катнашты. Әлмәт шәһәре данын спорт акробатикасы бүлегенең 22 укучысы яклады.

Вакыт аермасы зур булуга һәм акклиматизацияләнүгә карамастан, ярвышларда  балалар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр!

Кызлар пары - Валерия Зеленская, Наилә Гарифуллина, Диана Коровкина МС 13-19 буенча 1 нче урын;

Кызлар пары - Элина Галиева, Рената Хәбибуллина - МС 13-19 буенча 1 нче урын;

Егетләр пары - Таһир Мөхәммәтҗанов, Егор Курбаткин - КМС разряды буенча 1нче урын;

Кызлар пары –Ангелина Зуева, Виктория Еврасова, Мухамадеева Лилия-1 разряды буенча 1 нче урын;

Кызлар пары - Злата Басорина, Ралинә Хәерова, Арина Илалова 2 разряд буенча 1нче урын;

Кызлар пары -  Анастасия Антикова, Варвара Прокопьева 3 нче разряд буенча 1 урын;

Катнаш пар - Виолета Семакова, Салават Бакиров 1 нче яшүсмерләр разряды буенча 1 нче урын;

Кызлар пары - Агата Басорина, Риана Фаракшина 3 нче яшүсмерләр разряды буенча 1нче урын;

Кызлар пары - Раяна Хәерова, Сания Бакирова, Анастасия Нержавина 3 нче разряд буенча 2 урын.

Алар спорт акробатикасы буенча тренерлары В.Семакин, З.Семакина, Г.Галиева, А.Вилков һәм хореографлары А.Яббарова җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса