Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Боксчы егетләребезнең чираттагы уңышлары

16-20 октябрь көннәрендә Казахстан Республикасы Аксай шәһәрендә яшүсмерләр һәм яшүсмерләр арасында бокс буенча халыкара турнир узды.

Турнирда Россия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан кебек илләрдән 100дән артык спортчы катнашты. Әлмәт шәһәре данын  "Девон-Юность" бокс клубында тәрбияләнүче  спортчылар яклады.

Әлмәт боксчылары бу ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап,  алдынгы урыннарга ия булдылар

Ярыш нәтиҗәләре буенча 52 кг авырлык категориясендә Хазар Мехтизаде өченче, 32 кг авырлык категориясендә Кирилл Корестелев икенче урынга ия булды.

Илдан Шәңгәрәев 38 кг авырлык категориясе буенча беренче урынны яулады.

Егетләр  “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Р. Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса