Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бишенчесе ачылды

Әлмәт балалар-үсмерләр иҗаты үзәгендә тантаналы рәвештә чаңгы базасы ачылды.

Ул - шәһәрдә бишенчесе. Моңа кадәр Әлмәт чаңгы спорты федерациясе ярдәме белән 3, 25 нче урта мәктәпләрдә, Кәләй авылында һәм 2 нче лицей базасында спорт секцияләрен формалаштыру буенча программа эшли башлаган иде. Аларның һәммәсендә дә спорт, чаңгы сервисы, киенү-чишенү бүлмәләре оештырылган, чаңгы спорт төрләренә тренерлык ставкалары да бүлеп бирелгән. Әлмәттә чаңгы комплекты исә барлыгы 2000 нән артык исәпләнә. Тудырылган шартлар һәм мөмкинлекләр теләге булган һәркемне, укучыларны чаңгы спортына тагы да җәлеп итәргә булышачак – белгечләр шуны төп максат итеп куя.

Балалар-үсмерләр иҗаты үзәгенә йөрүчеләр дә хәзер чаңгы шуа башлаячак. Биредә 400 кв. метр мәйданда 2 киенү-чишенү, тренерлар бүлмәләре, инвентарь һәм ОФП өчен заллары булган база барлыкка килде. Ул 50 чаңгы комплекты белән җиһазландырылган. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр турында да онытмаганнар - алар өчен махсус 10 комплект чаңгы кайтартылган.

Базаны тантаналы ачу чарасында Әлмәт районы һәм шәһәре чаңгы спорты федерациясе президенты Ринат Нугайбеков, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Дмитрий Бакалдин һәм мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская балаларны сәламләде.

- Чаңгы – бик яхшы спорт төре, ул барлык мускулларны үстерә, сәламәтлек өчен аеруча файдалы. Бәлки киләчәктә аеруча үҗәт һәм ихтыяр көче нык булганнар Олимпия уеннарына да эләгер. Без моңа өметләнәбез, - дип ышанычын белдерде Ринат Нугайбеков һәм һәркемне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.

Әлмәттә спортны үстерүгә елдан-ел күбрәк игътибар бирелә, шартлар камилләшә, яңа спорт объектлары һәм мәйданчыклар булдырыла. Чаңгы спорты да соңгы елларда үсештә. Балалар-үсмерләр иҗаты үзәге директоры Светлана Шайхаттарова укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга керткән өлеше өчен Ринат Нугайбековка Рәхмәт хаты тапшырды.

Шушы көннәрдә «Снежинка» ял базасында да чаңгы спорты үзәге ачылу көтелә. Биредә дә барлык шартлар тудырылган киенү-чишенү бүлмәләре, спорт җиһазлары булган тренажер заллары булдырылачак.

Алия Байрамалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: чаңгы