Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Беренче адымнар

«Татнефть» компаниясе инициативасы белән «Спутник» Боз сараенда фигуралы шуу секциясе эшли башлады.

Хәзерге вакытта анда 120 спортчы өч яшь төркемендә шөгыльләнә. Секциягә кызлар гына йөри. Өлкән тренер Юлия Алчинова малайларның да фигуралы шууга килүен әйтә, әмма тимераякта яхшы шуучылар күпчелек очракта хоккейга китә икән.

– Безнең максат – кызларның турнирларда җиңү яулауларына, спорт разрядларына ирешүе, – дип уртаклаша тренер Юлия Алчинова. – Без Татарстанда иң яхшы мәктәп булырга телибез һәм моңа ирешү өчен бар көчебезне куячакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса