Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөмкинлекләре чикләнгән әлмәтлеләр ГТО тапшырды

Чара кысаларында катнашучылар үзләрен төрле дисциплиналарда сынап карадылар, үзләренең осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

"Нефтянник" АХК базасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгәннәр  ГТО тесты тапшырды. Бу чара ихтыяр көче, үҗәтлек һәм үз-үзеңә ышанычның теләсә нинди киртәләрне җиңә алуының ачык мисалы булды.

Чара кысаларында катнашучылар үзләрен төрле дисциплиналарда сынап карадылар, үзләренең осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Алар ГТО комплексы нормативларын тапшырганда гаять зур көч һәм чыдамлык күрсәттеләр. Катнашучылар үзләренең спорт осталыкларын камилләштереп кенә калмадылар, дусларча аралаштылар, вакытларын яхшы үткәрделәр.

Фото: Әлмәт ГТО үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса