Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә футбол буенча судьялар семинары узды

Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан килгән судьялар «Фабрика»да очраштылар.

Әлмәттә футбол буенча судьялар семинары узды. Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Зәй һәм Азнакай судьялары футбол кагыйдәләре һәм аларны аңлату турында фикер алыштылар.

Алар «Креатив процесслар фабрикасы» базасында очрашты. Судьялар семинары кысаларында кагыйдәләрне яңача аңлату турында фикер алыштылар, фото - һәм видео материалларны өйрәнделәр.

Очрашуда Россия премьер лига һәм футбол буенча милли лига судьялары Наил Сейфетдинов, Михаил Небогатиков һәм Александр Кудряшов спикерлар булды. 

Ике Әлмәт судьясы «Идел буе яшүсмерләр футбол лигасы» матчларында эшләячәк, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәре футбол федерациясенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса