Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы юлы чакырды

Кыш - чаңгы спорты белән актив шөгыльләнүчеләрнең көтеп алган чоры. Алар декабрьнең тәүге көннәреннән үк чаңгыларында җилдерә башлаганнар иде инде.

Спортның бу төрен яратмаган кеше, гомумән, сирәктер, чөнки чаңгыда шуу саф һавада сәламәтлекне ныгыту, үз-үзеңне чыныктыру чарасы ул.

Узган шимбәдә  Әлмәт-нең экстрим-паркы билә-мәләрендә  «Россия чаңгы юлы-2024» традицион акциясе узды. Аның төп максаты - халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Шуны да ассызыклап  узарга кирәк, Бөтенроссия узышы катнашучылар саны һәм географик колач буенча иң масштаблы кышкы спорт чарасы санала, ул «Демография» милли проектының «Спорт - тормыш нормасы» исеме астындагы региональ проекты кысаларында үткәрелә. Быел  ярышлар инде 42 нче тапкыр узды. 

Әлеге сәламәтлек бәйрәмендә ике меңнән артык әлмәтле катнашты. Укучылар, хезмәт коллективлары вәкилләре, өлкән яшьтәге райондашларыбыз чаңгы узышларында үзара көч сынашты. Биредә шулай ук ГТО стартлары, иң көчле спортчылар узышы да оештырылды. Әлмәтлеләр арасында чарага гаиләләре белән бергә чыгучылар да байтак иде.

Финишка иң беренче булып килгәннәрне район җитәкчелеге кайнар котлап, медальләр,  дипломнар белән бүләк-ләде, кайберәүләр спонсорларның призларына да лаек булды. 

Соңгы елларда чын мәгънәсендә халык бәй-рәменә әйләнеп киткән чара киң колач ала бара. Хәзер инде ярышлар барышында чаңгычыларны һәм җанатарларны уен-көлке белән мавыктырып калмыйлар, кайнар ботка, чәй белән дә сыйлыйлар. 

Әлмәт җирлегендә чаңгы трассалары да бик җайлы көйләнгән. Теләге булганнарга хөррият инде. Чаңгы ярышларын оештыручыларга һәм аларда катнашучыларга исә рәхмәттән башка сүз юк.  

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса