Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Россия чаңгы юлы-2024» фестивалендә 2 меңнән артык әлмәтле катнашты

Бу инде тарихта 42 нче ярыш.

Салкын кышкы көн «Россия чаңгы юлы-2024»Бөтенроссия массакүләм чаңгы фестивалендә катнашу өчен 2 меңнән артык әлмәтлене җыйды.

Илебезнең башка шәһәрләрендәге кебек үк, чаңгы ярышлары узды. Бу инде тарихта 42 нче ярыш.

"Россия чаңгы юлы» - үз көчеңне бәяләү, яшь спортчылар һәм тәҗрибәле профессионаллар белән ярышу, үзеңне зур, бердәм команданың бер өлеше итеп хис итү мөмкинлеге", - ди  РФ Президенты Владимир Путин.

Катнашучылар өчен бу ярыш кына түгел, кышкы спорт төрләрен кадерләүче һәм актив яшәү рәвешенә омтылучы һәркем өчен бәйрәм.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса