Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең яшь боксчылары Түбән Камадан җиңү белән кайттылар

Турнирда республиканың иң яхшы 155 спортчысы катнашты.

5-10 февральдә Түбән Кама шәһәрендә 2008-2009 елларда туган егетләр арасында бокс буенча ТР Беренчелеге узды.

Әлмәтне «Девон» бокс клубы һәм«Юность» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте. 

Әлмәтлеләр 4 алтын һәм 2 бронза медаль яуладылар. 

Барлык егетләр дә көндәшлеккә сәләтле көрәш алып бардылар һәм 4-10 мартта Пензада узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә әзерләнү өчен ТР җыелма командасы составында урын яуладылар.

Спортчылар югары категорияле тренерлар Р. Р. Низамеев, С. А. Бормотов җитәкчелегендә күнегүләр ясыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса