Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Муса Җәлил истәлегенә узган көрәш турниры нәтиҗәләре

Казанда бөек шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры тәмамланды.

Аның нәтиҗәләре буенча командалар арасында Әлмәт батырлары өченче урын яулады.

Ярышларга быел "Ак бүре" көрәш Федерациясе җитәкчеләре тәкъдиме белән Әлмәтнең көрәш ветераннары да чакырылды. Ике көн дәвамында ветераннар, җанатарлар командасы безнең егетләргә көч биреп торды. 

Муса Җәлил турниры җиңүчеләре исемлегендә 60 кг авырлык категориясендә икенче урында Рубин Раджабов. 65 кг авырлыкта 3 нче урында Рәсим Хаҗиев. Чемпион исеменә 80 кг авырлык категориясендә Рафаэль Кәлимуллин лаек булды! 130 кг авырлыкта 3 нче урында Ирек Шаяхмәтев. 

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса