Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр «Кыш Бабай» призына яшүсмерләр арасында бокс турнирында катнашты

Турнирда Түбән Кама, Лениногорск, Азнакай, Сарман, Бөгелмә, Менделеевск, Нурлат, Карабаш һәм Әлмәттән 106 спортчы катнашты.

28 декабрьдә Азнакай шәһәрендә «Кыш Бабай»призына яшүсмерләр арасында бокс буенча ачык район турниры узды.

Безнең шәһәрне "Девон", "Юность"тан 8 спортчы тәкъдим итте. 

 Галимов Камил,  Максимов Михаил, Вейсалов Мураз 1 нче урыннарны яуладылар.

Шарипов Арслан, Сокуров Дмитрий, Тимофеев Дмитрий, Вейсалов Кенан, Салахов Рамазан көмеш медаль ияләре булдылар.

Алар югары категорияле тренерлар Р. Р. Низамиев, С. А. Бормотов җитәкчелегендә күнегүләр ясыйлар..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса