Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттән Анжела Закирова билбау көрәше буенча беренче урын яулады!

Көрәш 14 авырлык категориясендә узды.

Түбән Кама шәһәрендә билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә Бөтенроссия турниры узды. Аңарда 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашты. Ярышларга 160тан артык спортчы җыелган.
Ярышларның ңәтиҗәләре буенча Әлмәт кызы Анжела Закирова үз авырлык категориясендә беренче урын яулады!

Анжеланың көрәш буенча беренче остазы - танылган көрәшче, Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе тренеры Фәнил Минһаҗев.
Менә инде ике ел дәвамында ул Олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер Эльмира Нәфисуллина белән ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Шулай ук тренер Фәнил Минһаҗев секциясенә йөрүен дәвам итә, билбау көрәше белән шөгельләнә.
 

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса