Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә турнир узды

Анда шәһәрнең 4 яшүсмерләр клубы командасы катнашты.

10 декабрьдә, «Юбилейный» спорт сараенда әлмәтлеләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә турнир уздырды. Турнир форматы ике этапны күздә тота: башта төркем этабында ике матч уза, аннары җиңүчеләр төп трофей өчен көрәштә очрашалар, ә җиңелүче командалар өченче урын өчен уйныйлар.

Турнирда катнашучыларны һәм җанатарларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов, сугыш хәрәкәтләре ветераны Виктор Шатрилов, Ветераннар берлеге рәисе Павел Брыжатый, «Ватанны саклаучылар» фонды координаторы Ольга Илдукова һәм «Нефтче» хоккей клубы башкарма директоры Рөстәм Гатин сәламләде.

Аннары хөрмәтле кунаклар иң яхшы уенчыларны, шулай ук турнир призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Матч нәтиҗәләре:

«Ракета» - «Метеор» 13:2

«Искра» - «Заря» 6:13

3 нче урын өчен матч. «Метеор» - «Искра» 4:10

1 урын өчен матч. «Ракета» - «Заря» 13:7

Турнирның иң яхшы уенчылары:

 Рамазан Хәлиуллин, "Метеор",

 Владислав Балашов, "Искра",

 Линар Зыятдинов, "Заря",

 Рамил Заһриев, "Ракета".

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса