Әлмәттә яңа ябык футбол манежы барлыкка киләчәк
Ул дәүләт-шәхси партнерлык нәтиҗәсендә төзеләчәк.
2023 елда Әлмәттә һәм Яр Чаллыда ике яңа ябык футбол манежы барлыкка киләчәк, алар дәүләт-шәхси партнерлык нәтиҗәсендә төзеләчәк. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
«2023 елда бездә „Бизнес-спринт“федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ябык футбол манежлары төзү планлаштырыла. Мин ТР спорт министрлыгыннан һәм муниципалитет башлыкларыннан әлеге проектларны аерым контрольгә алуларын сорыйм», - диде Премьер-министр.
Татарстан илдә дәүләт-шәхси партнерлык системасы буенча спорт объекты төзелгән беренче төбәк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа