Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчылары турнирда призлы урыннар яулады

Спортчылар тренерлар Р.Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

3 декабрьдән Җәлил бистәсендә «Татнефть» ГАҖ призына бокс буенча турнир узды. Әлмәт боксчылары призлы урыннар алдылар, дип хәбәр итә Әлмәт физик культура, спорт һәм туризм идарәсе.

Турнирда шулай ук Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Баулы һәм Җәлил спортчылары катнашты.

Әлмәтлеләр яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Беренче урыннарны 30 кг. га кадәр авырлык категориясендә Реналь Зиннуров, 27 кг. га кадәр авырлык категориясендә Егор Шушарин, 35 кг. га кадәр авырлык категориясендә Глеб Белов һәм 37 кг. га кадәр авырлык категориясендә Кирилл Кучеров яулады.

Спортчылар тренерлар Р.Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Фото: Әлмәт физик культура, спорт һәм туризм идарәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса