2 октябрьдә Әлмәттә «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясе узачак
Әлеге акция Россиянең күп кенә төбәкләрендә узачак.
2 октябрьдә Әлмәттә «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясе узачак. Старт Белоглазов урамы, 62а адресы буенча урнашкан шәһәр стадионыннан биреләчәк, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе.
Чараны ачу тантанасы 9.45 сәгатьтә, старт 10.00 сәгатьтә башлана.
Әлеге акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен «Человек идущий» мобиль кушымтасын йөкләргә, теркәлү узарга, «команда» бүлегендә «тормышка 10 000 адым» командасын сайларга һәм командага кушылу өчен запрос җибәрергә кирәк.
Команда капитаны рөхсәтеннән соң, командага катнашучы өстәләчәге хәбәр ителә. Акция көнендә сәламәтлек маршруты буенча 10 000 адым үтәргә һәм мобиль кушымтада тиешле адымнар күрсәтелүенә инанырга кирәк.
Акция тәмамланганнан соң, барлык катнашучыларга истәлекле сертификатлар, GreenEgo сервисы бүләкләре җибәреләчәк.
Әгәр дә катнашучы көзге ярышларда катнашучы командада булса, өстәмә теркәлү узарга кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа