Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары җиңү яулады

17-19 сентябрь көннәрендә Екатеринбург экспо халыкара күргәзмә үзәгендә пауэрлифтинг һәм көч спорты төрләре буенча «Золотой тигр-16» ачык дөнья чемпионаты узды.

Ярышлар 42 спорт төре буенча узды, аларда Татарстан республикасы җыелма командасы составында Әлмәт шәһәре спортчылары лаеклы чыгыш ясады һәм 1 һәм 2 урыннар белән бүләкләнде:

* Халыкара класслы спорт мастеры Балантаев Андрей - "МИРАС"спорт-сәламәтләндерү комплексы тренеры

* Атказанган спорт мастеры Хәйруллин Айрат СМП-Нефтегаз

* Спорт мастеры кандидаты Саримов Наил "Татойлгаз"

* Галипов Марат урта мәктәпнең 6а сыйныф укучысы 24 мәктәп

* Саримова Эмилия 25 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы

Команданың тренеры Татарстан республикасы президентының атказанган спорт мастеры һәм "МИРАС" спорт-сәламәтләндерү комплексының  тренеры Ришат Фәттахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса