Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары танкистлар көненә багышланган бокс турнирында призлы урыннар яуладылар

Турнирда төрле яшь һәм авырлык категорияләрендә иң яхшы 34 боксчы катнашты.

Лениногорскида Россия Герое өлкән лейтенант Дамир Исламов истәлегенә танкист көненә бокс буенча 1 турнир узды. Бу хакта Әлмәт физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.

Турнирда төрле яшь һәм авырлык категорияләрендә иң яхшы 34 боксчы катнашты, шулай ук ярым профессиональ ярышлар да булды.

Әлмәт боксчылары призлы урыннар алдылар. «Намус»  хезмәткәре Даниель Галиев 75 кг. га кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. 21 мәктәптән Илназ Юсыпов, 16 мәктәптән Роман Манукян җиңү яуладылар.

 

Спортчылар тренерлар Р.Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы физик культура, спорт һәм туризм идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса