Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре яңа сезон башланыр алдыннан спорт җыеннары уздырдылар

Җыеннарда ТР Көньяк-Көнчыгыш шәһәрләреннән һәм авыл җирлекләреннән 45 бала катнашты. Катнашучыларның яше -10-18 яшь.

Тренировкалар "Чатыр-тау Арена" спорткомплексында узды.  Җыеннар барышында балалар төрле спорт юнәлешләре буенча актив рәвештә шөгыльләнделәр, тренерларыннан файдалы киңәшләр алдылар. Тренировкалар ял итү программасы белән үрелеп барды. 

Спорт җыеннарын югары дәрәҗәдә уздыру "Татнефть" компаниясенең хәйрия фонды ярдәме белән мөмкин булды. Нефтьчеләр спортны үстерүгә зур игътибар бирәләр һәм көрәшне популярлаштыруга саллы өлеш кертәләр. Тренерлар, көрәшчеләр "Ак бүре" Әлмәт көрәш федерациясе җитәкчеләренә, нефтьчеләргә, спонсорларга зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса