Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә физкультурачылар көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды

Ел саен августның икенче шимбәсендә Россиядә физкультурачылар көне билгеләп үтелә.

Шимбә көнне, 13 августта, Әлмәттә физкультурачылар көненә багышланган спорт чаралары узачак. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә «Юбилейный» спорт сарае мәйданында башлана, анда күңел ачу конкурслары, спорт мастер-класслары, спорт төрләре буенча ярышлар оештырылачак. Бүләкләр тапшыру тантанасы узачак.

13 сәгатьтә мәйданчыкта спортның уен төрләре: флорбол, стритбол, футбол буенча ярышлар башланачак. «Юбилейный» спорт комплексы фойесында өстәл теннисы һәм шахмат буенча ярышлар оештырылачак.

14.00 сәгатьтә мәртәбәле кунаклар катнашында тантаналы өлеш була.

Рәсми тантана тәмамланганнан соң мәйданда интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак:

- һәркем өчен хоккей («Нефтяник»АХК);

- тизлек техникасы («Ультиматум» СК);

- триатлон ("Мирас" СК);

– "шәһәрчекләр"  (ветераннар Советы);

– автоузыш;

- "Яшел Фитнес»;

– "Спорт" станциясе ("Мирас " СК);

- бадминтон STREET («Девон»);

- ГТО мәйданчыгы;

- нәфис гимнастика дөньясы " Афина";

- «BackFam» бию спорт мәктәбе.

Ә сәхнәдә барлык теләүчеләр өчен төрле күңел ачу бәйгеләре оештырылачак-тиз йөреп пицца, хот-дог  ашау һәм башкалар.

Әлмәт ат-спорт мәктәбе оештырган понида һәм атларда йөрү, акробатик рок-н-роллда спортчыларның күрсәтмә чыгышлары, «Шанс» бию мәктәбе һәм «BackFam» спорт бию мәктәбе бию чыгышлары бәйрәмнең барлык кунаклары өчен күңелле сюрприз булачак.

17.00 сәгатьтә Әлмәтнең «Нефтяник» – «Торос» хоккей матчы башлана. Оештыручылар аңа керү ирекле, дип хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса