Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр балалар сабан туенда катнашты

Зур спорт бәйрәмен Әлмәт "Ак бүре" көрәш федерациясе оештырды. 

Лениногорск районы Шөгер авылында көнъяк - көнчыгыш шәһәрләре һәм районнары арасында балалар Сабантуе узды. 


Бәйрәмнең максатлары: милли гореф-гадәтләрне, Сабантуй бәйрәмен, милли спорт төрләрен популярлаштыру , иң көчле спортчыларны ачыклау. Зур спорт бәйрәмен Әлмәт "Ак бүре" көрәш федерациясе оештырды. 

Чарада 70 бала катнашты. Алар 12 үлчәү авырлыкларында көч сынашты. Барлыгы 5 команда катнашты - Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Ютазы, Баулы.

Ярышларының нәтиҗәләре:
 2009-2010 елгы яшь үсмерләр. 

30 кг. Ханбиков Әмир(Әлмәт) 
36 кг. Имамов Эмиль(Әлмәт) 
40 кг. Шайхулов Салават (Азнакай) 
50 кг. Газымов Айзат (Баулы) 
60 кг. Вагизов Камиль(Әлмәт) 
60 кг. югары. Магафуров Радмир(Әлмәт)
 
2006-2008 елгы яшь үсмерләр
43 кг. Телишев Иван (Әлмәт) 
50кг.Гараев Алмаз(Азнакай) 
65 кг. Спиридонов Роман (Әлмәт) 
70 кг. Агаларов Чингиз (Әлмәт) 
70 кг. югары Махмич Осман(Әлмәт) 

2004-2005 елгы яшь үсмерләр
60 кг. Раджабов Рубин (Әлмәт) 
60 кг. югары Исрафилов Искәндәр

Баш батыр булып Әлмәт командасы спортчысы Махмич Осман танылды!

 

 

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса