Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре беренче урында

17-19 март көннәрендә Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган милли татар көрәше буенча ярышлар узды.

Бу ярышларда Татарстанның бөтен районнарыннан 46 команда һәм 370 көрәшче катнашты. Бәйгенең тантаналы ачылу өлешендә 2021 елга нәтиҗәләр ясалды. Быел 59 нчы тапкыр уздырыла торган бу турнирның былтыргысында Әлмәт кө-рәшчеләре беренче урынны яулады. Татар көрәше буенча узган елның иң яхшы спортчылары арасында әлмәтле Радик Сәлахов бар. Шулай ук тренерлар арасыннан иң яхшылар рәтендә Ильяс Билалов һәм Руслан Нургалиев. Массакүләм мәгълүмат чараларында татар көрәшен чагылдырган журналистлар арасында иң яхшы буларак Әлмәттән Рамилә Хәмидуллина да бүләккә лаек булды.

Элеккеге елларда көрәш буенча бик нәтиҗәле чыгыш ясаган Рим Синякаевның дәвамчысы Рамил Синякаевка бу көннәр үзенең тормышында иң бәхетле көннәр булачагына бер дә шик юк. Беренчедән, аңа татар көрәше буенча халыкара спорт мастеры мактаулы исеме бирелде. Икенчедән, ул бу турнирда чемпион булды. Өченчедән, иң матур алым ясап, ул мәрхүм Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә лаек булды. Дүртенчедән, аның да тырышлыгы нәтиҗәсендә әлмәтлеләр инде өченче тапкыр рәттән беренче булдылар.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Радик Сәлахов, Рамил Синякаев беренче, Рафаэль Кәлимуллин икенче, Айдар Алтынбаев, Айрат Сәмигуллин өченче! Башка көрәшчеләр дә алдагы бишлектә. Әлмәт көрәш федерациясенең башкарма директоры урынбасары Марсель Шәрифуллин сүзләренә караганда, «Татнефть» компаниясенең һәм башка оешмаларның саллы ярдәменнән башка әлмәтлеләргә күп еллар инде бу зур уңышларга ирешүе авыр булыр иде. Көрәшчеләр һәм тренерлар аларга бик зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Хәзерге вакытта Әлмәттә милли татар көрәшен алга алып баручы тренерлар үзләре дә матур алымнар күрсәтеп көрәштеләр һәм хәзерге көрәшчеләргә дә гадел, чын борынгы милли көрәшебездә кулланыла торган алымнарны өйрәтәләр. Нәтиҗәләр бик мактаулы. Нинди генә турнир булмасын, безнекеләр алдагы урыннарда.

Киләчәктә милли көрәш чәчәк атсын.

Фәнүс Гыйматдинов

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса