Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нефтьчеләр каласы Казанның «Ак Барс» хоккей командасын үзендә кабул итте

Әлмәттә төрле дәрәҗәдәге спорт чаралары узып кына тора. Бу көннәрдә спорт сөючеләрне, хоккей җанатарларын шатландырган тагын бер вакыйга булды.

Җирле «Нефтяник» командасы белән иптәшләрчә матч үткәрергә дип тә килгән кунаклар өчен гаять эчтәлекле программа әзерләнгән иде.

Ул «Каракүз» скверында «Татнефть»нең төп офисы фонында күмәкләшеп фотога төшүдән башланды. Хоккейчыларны компания генераль директоры урынбасарлары Ринат Шәфигуллин һәм Азат Ягафаровлар сәламләде.

Аннары командалар «Әл-мәт» иҗтимагый үзәгендә булдылар. Күп кенә фәнни тәҗрибәләр үткәрүдә шәхсән катнаштылар. Әйтик, тама торган су тамчысының нинди формага ия булуын ачык-ладылар, педальләрне әй-ләндереп, электр энергиясе эшләп чыгару шаһиты булдылар һәм лампалар белән бинаны яктырттылар, водород эшләп чыгарып, водород двигательле ракетаның макетын өскә очырдылар. Икенче залда исә дөнья илләренең төрле музыка уен кораллары белән таныштылар һәм кайберләрендә үзләре дә уйнап карадылар.

Алга таба «Ак Барс» егет-ләре «Нефтяник» хоккейчылар әзерләү үзәгенә юл тотты. Казан хоккейчылары биредәге спорт һәм тренажер залларын, алка ыргыту зонасын карадылар, Әлмәтнең үсеп килүче хоккейчылары белән фотога төштеләр. Спортчылар өчен интернат урнашкан катта исә балалар өлкән коллегаларына тимераяк формасында үз куллары белән ясаган брелокларны бүләк иттеләр. «Ак Барс» та бүләксез калмады - аларны малайларга хоккей легендасы, биш тапкыр, шул исәптән өчесендә «Ак Барс» составында Гагарин кубогын откан Данис Зарипов үзе тапшырды.

Күпьеллык традиция буенча, «Нефтяник» һәм «Ак Барс» командаларының генераль спонсоры булган «Татнефть» компаниясе булышлыгы белән августта Әлмәттә әлеге боз дружиналарының иптәшләрчә очрашуы була. Бу көнне дә кичен командалар чираттагы очрашуны үткәрде.

Беренче егерме минут «разведка» шикеллерәк узды, ике яктан да алка кертүче булмады. Нәтиҗә буларак, период тәмамланганда таб-лода нульләр тора иде.

Икенче период башында «Нефтяник»тан Тимур Фәткуллин ике минутка уеннан читләштерелде. «Ак Барс» уенчылары Джордан Уилл һәм Кирилл Петров ярдәме белән Пер Линдхольм исәпне ачуга иреште. «Экваторда» инде Кирилл Петров үзе өстенлекне арттырды. «Нефтяник» та югалып калмады - көндәшләр капкасына бер алка ыргытып, интриганы көчәйтте генә. Александр Ляхов биргән алканы капкага Сергей Купцов кертте.

Өченче егермеминутлык уенның хәлиткеч өлеше булды дияргә мөмкин. Александр Бурмистров «Ак Барс»ның чираттагы сан ягыннан өстенлегеннән файдалана алды. Ә уен азагында «Нефтяник»ның буш капкасына тагын бер алка керде. Уен тәмам, исәп - 4:1.

Шунысын да әйтергә кирәк, «Нефтяник» һәм «Ак Барс» командалары билет сатудан кергән акчаны следж-хоккейга юнәлтергә карар иттеләр.

 

Гөлфия Ханова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса