Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Р.Ф. Әбүбәкеров истәлегенә уздырылган өстәл теннисы турнирына катнашучылар Казан, Баулы, Яр Чаллы, Зәйдән килгән

28 февраль көнне Әлмәтнең «Мирас» спорт комплексында Р.Ф. Әбүбәкеров истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир узды.

Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины, Әлмәт муниципаль районы башлыгы (2001-2011), РФ Дәүләт Думасының VI чакырылыш депутаты - Ришат Фазлетдин улы үзенең нәтиҗәле эшчәнлеге нәтиҗәсендә туган шәһәре елъязмасында якты эз калдырды.


Ул, гомумән алганда, спорт һәм өстәл теннисы үсешенә зур өлеш кертте, актив һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итте.


Турнирда җиңү өчен 40тан артык кеше көрәште. Катнашучылар арасында әлмәтлеләр белән бергә Баулы, Яр Чаллы, Зәй һәм Казан вәкилләре дә бар иде.


Партияләрне параллель рәвештә дүрт өстәлдә уйнадылар.


Турнирда 12 комплект медаль уйнатылды.

Фото: Әлмәт райны башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса