Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә авыл командалары арасында «Нефтяник» хоккей командасы кубогына ярышлар тәмамланды

«Нефтяник» хоккей командасы кубогына ярышлар инде тугызынчы тапкыр үткәрелде. Быел стартка өч муниципаль районнан – Әлмәт, Азнакай һәм Лениногорск районнарыннан егерме дүрт команда чыкты.

28 февральдә Әлмәтнең «Спутник» боз сараенда авыл яшүсмерләр командалары арасында «Нефтяник» хоккей командасы кубогының соңгы уеннары узды. 3-4 урын өчен матчта «Ик» (Тымытык) һәм «Радуга» (Бишмунча) очрашты, ә финалда Урман Кәләенең «Локомотив» һәм Урсаланың «Буровик» командалары уйнады.


Ике очрашу да бик киеренке булды. Нәтиҗәдә, бронза медаль «Радуга»га эләкте. Төп трофейның язмышы финалның соңгы минутларында гына билгеле булды – 5: 4 исәбе белән урсалылар җиңү яулады.

Командаларны һәм сезонның иң яхшы уенчыларын хөрмәтләү тантанасында спортчылар алдында Әлмәт муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Дмитрий Бакалдин һәм «Нефтяник» хоккей клубы башкарма директоры Рөстәм Гатин чыгыш ясадылар.

Призерларга һәм җиңүчегә медальләр, «Хоккей+» кибетенә сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


Барлык командалар да сишәмбе, 2 мартта «Юбилейный» спорт сараенда узачак «Нефтяник» - «Рязань» 1/8 финал матчына чакыру алды.


Ярышлар авыл балалары арасында спортны таныту, аларны хоккей уйнарга өйрәтү максатыннан оештырылды. Оештыручылар «Татнефть» компаниясенә һәм «Нефтяник» хоккей клубына рәхмәт белдерә.

 

Фото: "Нефтяник" ХК матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса