Реклама
10-12 февраль көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә 2005-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгыда шуу буенча республика ярышлары узды.
Классик стиль белән спринтта ярышларның беренче көнендә Фәттахов Әмир 3 нче урынны яулады.
Ярышларның икенче көнендә катнаш эстафета узды, анда Фәттахов Әмир, Мөхәммәдҗанова Зәринә, Москов Линар һәм Галиева Азалия составындагы шәһәр команасы 2 урынны яулады.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз