Әлмәт спортчылары SUMO спорт көрәше буенча Татарстан чемптонатыннан призлы урыннар белән кайтты
Спорт

Әлмәт спортчылары SUMO спорт көрәше буенча Татарстан чемптонатыннан призлы урыннар белән кайтты

31 гыйнварда Казан шәһәрендә SUMO спорт көрәше буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Татарстан чемпионаты узды.

“Ак барс” көрәш сараенда узган ярышларда Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Азнакай шәһәрләреннән спортчылар катнашты.


SUMO спорт көрәше Татарстанда бик тиз үсеш ала.


11-15 февральдә әлеге спорт төре буенча Казанда Россия чемпионаты узачак.


Әлмәт җыелма командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.


Тренерлар: Фәсхетдинов Р. И.,  Нугайбәков С. Р, Нәфисуллина Э. Р.