Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңү яулады

Ярышларда җиңүчеләр  Киров шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы Беренчелегендә республикаба данын яклаячак.  

7 гыйнварда 2004-2005 елларда туган кадетлар арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды.

Чарада Татарстан Республикасыннан грек-рим стилендә көрәшүче 100 кадет килде.


Әлмәт шәһәренең олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары өчен бу елның  беренче ярышы уңышлы булды! Алар шәһәргә ике алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль алып кайттылар.


Мадумаров Самандар (65 кг), Зиннуров Ильяс (71 кг) ярышта җиңү яуладылар. Вафин Рафаэль (51 кг) көмеш призер,  Галимов Камил (42 кг), Кәримов Ибраһим (60 кг) бронза призерлар булдылар.


Мадумаров Самандар һәм Зиннуров Ильяс грек - рим көрәше буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнашу хокукын яулады.


Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз, ә Самандар белән Ильяска бары тик җиңүләр генә телибез!!!

Фото: Олимпия резервы спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса