Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары сумо буенча Татарстан чемпионатында призлы урыннар яулаган

Ярышларда Казан, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Әлмәттән 92 спортчы катнашкан.

27 декабрьдә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында сумо буенча Татарстан республикасының беренче чемпионаты узган.


Шәһәрнең ир-атлар җыелма командасы 2 нче урынны яулаган.


Ир-ат спортчылар арасында Әлмәттән 1 урында Честиков Максим (100к), 2 нче урында Панамарев Руслан (70 кг), Айметов Ранис (100 кг), 3 нче урында Индирсов Рамир (115 кг).


Хатын-кызлар арасында Әлмәттән 1 нче урында Галиева Лиана (50 кг), Нуриева Айгөл (50 кг), Рискова Диана (65 кг), 2 нче урында Романова Ольга (80 кг), 3 нче урында Зелинкич Мелиса (80 кг), Миндиярова Сабина (65 кг). 


Хатын-кызлар җыелма командасы тренеры -  Нәфисуллина Эльмира Равил кызы.


Спортчыларыбызны котлыйбыз!

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса