Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә киез итек киеп, футбол уйныйлар

Шәһәрдә “Бергә уйныйбыз - кагыйдәләр буенча уйныйбыз” футбол турниры старт алды.

28 декабрьдә башланган турнирны оештыручылар “киез итекләрдә футбол турниры” дип атыйлар.


Кичә узган турнирда 2007-2008 елгылар катнашса, бүген 2009-2010 елгы үсмерләр туп тибә.


Турнир бөтен кагыйдәләр буенча уздырылды, уенда гадел судьялар хөкем итте һәм җиңүчеләр чын медальләр һәм кубоклар белән бүләнде.


Бер генә катнашучы да кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыкларысыз калмады.


Анда шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләреннән 100дән артык бала катнашты.


1 урынны 12 нче мәктәп укучылары яулады, 2 нче урында 20 нче мәктәп, 3 нче урында 10 нчы мәктәпнең яшь футболистлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса