Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә спортчылар чемпионатта 3 тапкыр сыналдылар

Узган ял көннәрендә Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты узды. Нефть башкаласы Россия спортчыларын икенче ел рәттән кабул итте.

Триатлон җитезлек, ныклы ихтыяр көче, егәрлек таләп итүче спорт төре. Биредә җиңүгә берничә юл белән баралар: йөзеп, йөгереп һәм велосипедларда узышып. Триатлон, Әлмәттә үсеш алучы башка спорт төрләре кебек, үзенә елдан-ел күбрәк кешене җәлеп итә.

Ярышларның беренче көнендә спортчылар арасында шәхси ярышлар һәм һәвәскәрләр арасында стартлар узды, икенче көнне эстафета-микста очраштылар. Европа кубогын гамәлдән чыгару нәтиҗәсендә призерлар абсолют җиңүче булып танылды. Быелгы ярышларда нефть башкаласына илнең төрле төбәкләреннән 60 лап катнашучы килде.

Триатлон буенча Россия чемпионатында катнашучы гүзәл затлар беренчеләрдән булып старт алды һәм Олимпия дистанциясен узды – 1,5 километр йөзделәр, 40 километр велосипедта узыштылар һәм 10 километр йөгерделәр.

Хатын-кызлар арасында 17 спортчы ярышка чыкты. Пензадан Анастасия Горбунова көндәшен 55 секундка гына узып, чемпион булып танылды. Аларны бүләкләү тантанасыннан соң стартка әзерләнүче ир-атларга чират җитте. Ярышта катнашырга 43 спортчы теләк белдергән иде. Алар да хатын-кызлар узган дистанцияне үтте. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, велоузыш өчен трасса быел тагы да катлауландырылган иде. Әмма спортчылар сынатмады, аны лаеклы ерып чыкты.

Нәтиҗәдә ир-атлар арасында алтын медальне Санкт-Петербургтан Григорий Антипов яулады. Ул дистанцияне 1 сәгать 49 минут эчендә узды. Шулай ук бу көнне һәвәскәрләр дә ярышты. Якшәмбе көнне исә триатлон буенча эстафета узды.

Триатлон өчен уңайлы мохит тудыра алуын берничә ел дәвамында раслаган Әлмәт быел да сынатмады, аның киләчәктә дә дәрәҗәле ярышларны кабул итәчәгенә ышаныч зур.

Гөлназ МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса