Әлмәт таңнары

Әлмәттә җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнде

Әлеге үзгәрешләр республиканың өч шәһәрендә — Яр Чаллы, Түбән Кама, шул исәптән Әлмәттә кертелде.

Реклама

Хәзер халык җәмәгать транспортында йөргән өчен 25 сум түләячәк. Элек юл бәясе 22 сум (кулдагы акча белән), карта буенча - 20 сум иде. Бу хакта ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты хәбәр итте.

"Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач, үз көченә керә", - диелә карарда.

100 һәм аннан да күбрәк тапкыр йөрү өчен 20 сум түләргә мөмкин булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: