Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

М12 трассасы нинди булачак?

«Автодор» дәүләт компаниясе матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру йөкләнгән трассада беренче техник категория биреләчәк.

М-12дә һәр юнәлештә хәрәкәт итү өчен ким дигәндә ике полоса булачак, бөтен озынлыгы буенча трасса яктыртылган була, һәм сәгатенә 130 чакрымга кадәр максималь тизлек белән йөрергә мөмкин булачак. Автомобильләрнең каршы агымнары бүленәчәк, ә кисешүләр, борылмалар, җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннары бер катта булмаячак. Проектлаучылар фикеренчә, бу трассада юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын 3,5 тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

М12 трассасын төзү Казаннан Мәскәүгә алты ярым сәгатьтә барып җитәргә мөмкинлек тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса