Әлмәт таңнары

Әлмәт районында аваридә 7 яшьлек бала зыян күргән

30 июль көнне якынча 15.00дә Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте булган.

Авариядә 1951 елда туган MITSUBISHI COLT машинасын йөртүче Яңа Нәдер авылыннан Әлмәт шәһәренә таба юнәлгәндә куркынычсыз тизлек сайламаган, һәм 1960 елда туган ир-ат йөрткән HYUNDAI SOLARISка бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә,  MITSUBISHI COLT пассажиры, 7 яшьлек бала зыян күргән, аны Әлмәт Медсанчастена алып килгәннәр. Балага амбулатор дәвалану биргәннәр.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: