Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Язгы каникуллар» профилактик чарасы узды

Хезмәткәрләр авариялелек статистикасы белән таныштырдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәрттеләр.

«Язгы каникуллар» оператив - профилактик чарасы кысаларында һәм балалар юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәрү максатларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «БДД» ДБУ белән берлектә шәһәрнең мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында  әңгәмәләр оештырдылар. 

Хезмәткәрләр авариялелек статистикасы белән таныштырдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәрттеләр, юл йөрү өлешендә килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлләр турында сөйләделәр, моңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм юлда игътибарсызлык китерә. Материалларны ныгыту өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча фильмнар күрсәтелде. Шулай ук  аерым игътибарны тышкы киемдә яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри йөртүгә юнәлттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса