Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Балкып тор: Әлмәт балалары үз куллары белән фликерлар ясадылар

Көннең караңгы вакытында караңгы төсләрдән киенгән җәяүле күренми.

Күрүчәнлекне яктылык җитмәү шартларында, киемдә махсус яктылык кайтаручы элемент яхшырта ала.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуның бер факторы-яшь җәяүлеләрнең юл кырыенда, бигрәк тә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә күренмәве. Шуңа күрә балалар киемендә фликерлар булу бик мөһим.

  «Нәни куллар» 27 нче балалар бакчасыннан тәрбияче Анна Мельникова белән бергә балалар фликерлар эшләделәр. «Юлда Күренеп тор» дәресендә алар фликерлар ясаганнар һәм аларны үзләренең тышкы киемнәренә беркеткәннәр. Хәзер алар үз куллары белән ясалган яктылыкны чагылдыручы «смайликлар» тагып горурланалар.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса