Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагын ачыклаган

Машина йөртүчеләрне тикшерү бүген иртә белән үтте.

30 мартта Әлмәт автоинспекторлары «Тоннель» рейды үткәрде. Махсус чара Казан-Оренбург автомобиль юлында узды. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга һәм кисәтүгә, шулай ук автобус йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән.

Инспекторлар 70 транспорт чарасын тикшерә алдылар. Барлыгы 12 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 6сы автобус йөртүчеләре тарафыннан башкарылган.

Дүрт шофер пассажирларны куркынычсызлык каешларысыз йөрткән өчен штрафлар ала, 2 техник карау булмау өчен. Алты җиңел автомобиль йөртүчегә карата материаллар төзелгән: 4 эләктерелмәгән куркынычсызлык каешы өчен,  берсе техник төзексезлек һәм берсе аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен.

 

Фото: дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса