Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре акция үткәрде

Акция барышында катнашучылар җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 20 нче мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары белән берлектә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән акция үткәрде.


Акция барышында катнашучылар җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар: юлны җәяүлеләр кичүе аркылы чыгарга, тәүлекнең караңгы вакытында  яктылык кайтаручы элементларны кулланырга. Барлык җәяүлеләргә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»тарафыннан бирелгән тематик истәлекләр тапшырылды.


Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итә: рөхсәт ителгән урыннарда һәм җәяүлеләр кичүе буенча гына юл аша чыгу бик мөһим, шул ук вакытта юлга чыгар алдыннан җәяүле куркынычсыз булуына инанырга тиеш. Кагыйдәләрне санга сукмау авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 

 

Фото: дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса