Ел башыннан Әлмәт районында 30 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ике кеше һәлак булган
Барлыгы 4 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Әлмәт районы юлларында 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм тагын 4 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 җәяүле бәрдерелгән.
7 гыйнварда Әлмәт районында Рус Акташы – Азнакай автомобиль юлының 29 чакрымында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике кеше үлде, берсе балигъ булмаган бала.
Бу факт буенча тикшерү эшләре бара.
Узган ел бу чорда алты кеше үлгән иде. Дүртенче ел рәттән юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кими.
Моннан тыш, бәйрәм ялларында аек булмаган сигез машина йөртүче ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа