ЮХИДИ: Әлмәттә ел башыннан 19 кешенең гомере өзелгән
Бу күңелсез статистиканы юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан безнең районның ЮХИДИ бүлеге тәкъдим итте.
Юлларда һәлакәтләрдә 120 дән артык кеше зыян күргән.
Хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, нефтеградта фаҗигагә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе яңа ел бәйрәмнәренә туры килгән.
Аварияләрнең иң еш очрый торган сәбәбе - машина йөртүчеләрнең куркынычсыз тизлекне сайламавы.
20 ноябрьдә, Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа