Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында ярты ел эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 15 кеше үлгән, 59 кеше төрле тән җәрәхәте алган

2021 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең саны кимегән, әмма үлүчеләр саны арткан.

15 кеше һәлак булган, 59 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, агымдагы елның беренче алты ае буенча ЮХИДИ статистикасы шуны күрсәтә. 2021 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең саны кимегән, әмма үлүчеләр саны арткан.

Иң күп зыян күрүчеләрне теркәгән авариядә – 18 кеше булган, шуларның 12се һәлак булган. Иң аз күрсәткеч самокатлар катнашында булган юл – транспорт һәлакәтләрендә теркәлгән-аларда ике кеше зыян күргән.

Узган ярты елда юллардагы аварияләрнең иң популяр сәбәбе-каршы як полосага чыгу. 11 шундый хәл булган. Аларның корбаннары-7 кеше. Автоинспекторлар барлыгы 465 шоферны штрафка тарткан, бу узган ел белән чагыштырганда 46га күбрәк. Иң еш тәртип бозу булып, куркынычсызлык каешын эләктермәү тора. 5808 беркетмә язылды.

Атнаның иң аварияле көннәре-дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә. Аларда 8, 9 һәм 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса