Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә 14 яңа тукталыш барлыкка киләчәк

Эшләрне август ахырына тәмамларга планлаштыралар.

Әлмәт урамнарында яңа тукталыш павильоннары барлыкка килә. Алар нефть качалкасына охшатып ясалган. Беренче мондый тукталышлар 2020 елда куелган. Аларның концепциясен шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов эшләгән. 2022 елда иске конструкцияләрне яңаларына алыштыру эшен дәвам иттеләр. Беренче яңа павильон мәшгульлек үзәге тукталышында барлыкка килде. Алар барлыгы 14 данә урнаштырылачак.

Һәр павильон яктыртылачак, мәгълүмати һәм яктырткыч табло белән җиһазландырылачак. Аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен пандуслар барлыкка киләчәк.

Павильоннар төзелеше «Татнефть» акчасына алып барыла. Аларны монтажлау өчен 27 миллион сум акча тотылган. Эшләрне август ахырына тәмамларга планлаштыралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса