Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 20 тәртип бозу очрагын ачыклаган

Махсус чара балаларны махсус җайланмаларсыз йөртүче машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде.

25 июльдә Әлмәт районында балаларны махсус җайланмаларсыз йөртүче машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» махсус чарасы үткәрелде. Әлеге операция барышында 89 машина йөртүче тикшерелде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Автоинспекторлар 20 хокук бозу очрагын ачыклаган. Биш машина йөртүче балаларны махсус утыргычлардан башка йөрткән, уникесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән, ике машина йөртүченең пыялалары техник регламент таләпләренә туры килмәгән, берсе аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән.

 

 

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса