Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юллар ябылган вакытта җәмәгать транспорты башка маршрут буенча йөриячәк

Юллар 30 һәм 31 июльдә ябылачак.

Триатлон буенча Россия чемпионаты һәм «Әлмәт триатлоны – 2022» һәвәскәрләр ярышлары узган көннәрдә Әлмәттә җәмәгать транспорты башка маршрут буенча йөриячәк, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Шевченко урамын (Төзүчеләр проспектыннан Маяковский урамына кадәр)ябу вакытында җәмәгать транспорты хәрәкәтен үзгәртү схемасы:

4А/4Б номерлы автобус маршруты-Фәхретдин урамы-Ленин урамы-Төзүчеләр проспекты буенча йөри.

6 нчы автобус маршруты-Фәхретдин урамы-Индустриаль - База урамы буенча йөри.

Юллар 30 июльдә 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр һәм 31 июльдә 06.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ябылачак.

Калган автобус һәм троллейбус маршрутлары эшләрен гадәти режимда дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса