Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Соңгы көннәрдә Әлмәттә 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Әлмәттә соңгы көннәрдә зыян күрүчеләр булган өч юл-транспорт һәлакате теркәлгән.

Шуларның берсе Казан-Оренбург юлында булган. Башлангыч версия буенча, машина йөртүче югары тизлек белән хәрәкәт иткән, автомобиль белән идарәне югалткан һәм  каршы яктан хәрәкәт итүче автомобильгә бәрелгән. Авария машина йөртүчеләрнең берсенең үлеменә китергән.

Анда Лада Калина белән Дэу Нексия бәрелешкән иде. Авария 23 август көнне 18:56 сәгатьтә булган. Ладаның машина йөртүчесе һәлак була, ә икенче машинаныкы реанимациягә озатыла. 


Тагын бер юл-транспорт һәлакәте 20 августта булды. Кичке уннар тирәсендә мотоцикл йөртүче Шевченко урамындагы 25нче йорт каршында юл буйлап хәрәкәт итә. Башлангыч версия буенча, ул югары  тизлектә барып, этне бәрдерә, шуның аркасында идарәне югалтып,  алда барган Шевроле Авео белән бәрелешә. Мотоциклчы төрле  җәрәхәтләр ала һәм медсанчастьнең кабул итү бүлмәсенә китерелә.

Шул ук көнне икенче юл-транспорт һәлакәте Ленин урамындагы 116-нчы номерлы йорт каршында 22.40 сәгатьтә булды. 10нчы модель ВАЗ йөртүчесе җәяүлене үткәрми һәм аны бәрдерә. Җәяүле көйләнми торган җәяүлеләр кичү урынында юл аркылы чыга. Авария нәтиҗәсендә ул төрле җәрәхәтләр ала,  травматология бүлегенә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса